

Гражданлык оборонасының саклау корылмалары турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталында барлыкка киләчәк. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Ведомство хәбәре буенча, Белгород өлкәсендә яшәүчеләрдә үзләренең шәхси кабинетларында сыену урыннары адреслары бар. Бу мисал буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Цифрлы икътисад министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә мондый механизмны булдыру өстендә эшли. Гражданнарның шәхси кабинетында махсус вкладка барлыкка киләчәк. Анда гадәттән тыш хәл очрагында якында урнашкан вакытлыча сыену урыны турында мәгълүмат булачак.
Шул ук рәвешле эвакуация игълан ителгән очракта халыкка эвакуация пунктлары турында хәбәр итү дә планлаштырыла.
Чыганак: bashinform.ru