Җәмгыять
31 Май 2025, 04:00

Дәүләт Думасында күпбалалы әтиләр өчен пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр

"Гадел Русия - дөреслек өчен" фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары күпбалалы әтиләр өчен вакытыннан алда пенсияләр турындагы инициативаны Хөкүмәткә бәяләмәгә кабат юллаячак, дип белдерде партия лидеры, Дума фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов.

Дәүләт Думасында күпбалалы әтиләр өчен пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләрДәүләт Думасында күпбалалы әтиләр өчен пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында күпбалалы әтиләр өчен пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр

Русия Президенты Владимир Путин РФ вице-премьеры Татьяна Голиковадан күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертү һәм  ата-аналарның пенсиясен исәпләгәндә балалар өчен стажны исәпкә алу мәсьәләсен хәл итүне ахырына кадәр җиткерергә сорады.

"2022 елның июлендә үк "Гадел Россия - дөреслек өчен" Хөкүмәткә күп балалы ир-атлар өчен вакытыннан алда пенсияләр турындагы закон проектын юллаган иде. Министрлар Кабинетында аны хупламадылар. Президент йөкләмәсе белән бәйле рәвештә без кабат Министрлар Кабинеты каравына закон проектын кертәчәкбез, аны кабул итүгә ирешәчәкбез", - дип ассызыклады Миронов.
Сәясәтче сүзләренчә, дәүләт башлыгы бу проблемага Хөкүмәт игътибарын беренче тапкыр гына юнәлтми, әмма әлегә кадәр Министрлар Кабинеты ташламалар турындагы инициативаны хупламый...

Миронов,  өч бала әтиләре өчен 58 яшьтә, дүрт бала өчен 57 яшьтә пенсиягә чыгу яшен билгеләргә тәкъдим итә. Ә биш һәм аннан да күбрәк бала әтиләре 55 яшьтә пенсиягә чыга алачак, дип сөйләде.

Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, бу аларның демографиягә керткән өлешен тану һәм туучылар санын арттыруга гына түгел, ир-атлар үлемен киметүгә, гомер озынлыгын арттыруга да яхшы булачак.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "РИА Новости".

Дәүләт Думасында күпбалалы әтиләр өчен пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында күпбалалы әтиләр өчен пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр
Автор:
Читайте нас