Җәмгыять
29 Май 2025, 06:35

Яшь ананы исерек дип уйлап, яңа туган сабыен бирмәскә уйлаганнар

Табиблар ялгышты микәнни?

Яшь ананы  исерек дип уйлап, яңа туган сабыен бирмәскә уйлаганнарЯшь ананы  исерек дип уйлап, яңа туган сабыен бирмәскә уйлаганнар
Яшь ананы исерек дип уйлап, яңа туган сабыен бирмәскә уйлаганнар

Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә табиблар бала табучы хатынны исерек дип уйлаган һәм яңа туган баласын бирмәскә теләгәннәр. Бу хакта яза V1.RU басмасы яза.
Басма мәгълүматлары буенча, бала тапканнан соң табиблар прокуратурага һәм опека органнарына хатын-кызны ана хокукларыннан мәхрүм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ана кеше исә үзе бала тудыру көнендә бөтенләй аек булуын, ә шикләнү аның тулгак тоту аркасында "сәер йөреше" белән бәйле, дип раслый.
Хатын сүзләреннән, аның тулгаклары башлангач, иренең әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Хастаханәдә табиб янәсе бала табучы хатын исерек хәлдә дип шик белдергән. "Алар ниндидер киная белән мин адекват булмаган хәлдә дип әйтә башладылар", – дип сөйләгән бу хакта яшь ана.
Бала табучы хатын сабыен тапканнан соң ике тәүлек узгач кына күрүен белдергән. "Янәсе мин баланы миңа бирерлек хәлдә булмаганмын", – дип билгеләде ул, каенанасыннан профильле органнарга баланы тартып алу турында гариза җибәрелгәнен белүен өстәп.
"Алар нинди нигездә миннән баланы тартып алырга телиләр? Барысы да бала табуны тели, ә монда шундый кимсетү", – ди ачуы чыккан ана.
V1.RU басмасы губернатор аппаратының матбугат хезмәтенә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иткән. “Бу сорау әле карала", — дип җавап биргәннәр анда. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас