Башкортстанда легаль булмаган мәшгульлеккә каршы актив рәвештә ведомствоара көрәш алып барыла, ул сизелерлек нәтиҗәләр китерә. Легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия бу эштә үзәк мәйданчык булып тора. 11 ел уртак эшчәнлек дәверендә 435 меңнән артык гражданин легальләштерелгән. 2025 елның 1 маена күләгә секторыннан легаль булмаган рәвештә эшләүче 6438 граждан чыгарылган.
Социаль фонд 2024 елда легальләштерелгән хезмәткәрләрнең эш урыннарында югары дәрәҗәдә беркетелүен раслый – 79,5%. Төрле алымнар кулланыла: контроль-күзәтчелек органнарын тикшерү, эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр белән мәгълүмати-аңлату эше, социаль партнерларны җәлеп итү һәм күмәк килешүләр төзү. Формаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәштә иң нәтиҗәле ысул дип һәр кешенең мондый эш төренең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлавы аталды.
Рәсми булмаган мәшгульлек вакытында хезмәткәр түбәндәге проблемалар белән очраша: хезмәт хакын тоткарлау яки түләмәү, “больниныйлрны” түләмәү, теләсә кайсы вакытта аңлатмасыз эштән китү хәвефе, регламентлаштырылмаган һәм тотрыксыз эш графигы, зарарлы һәм хәвефле шартларда эшләгәндә гарантияләр булмау һ. б.
Хезмәткәрләрне актив гражданлык позициясе күрсәтергә, намуссыз эш бирүчеләргә иярмәскә һәм финанс ягы “үтә күренмәле” характерда булмаган хезмәт мөнәсәбәтләренә кергәндә уяу булырга чакыралар.
Чыганак: mgazeta.com