

Алдагы көннәрдә синоптиклар 30° эссе вәгъдә итә. Әмма шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә су коенырга иртә әле, дип кисәтәләр. Ведомствода үткән ялларда гына ике кеше (шуларның берсе - бала) батып үлүен искә төшерделәр.
Су әле тиешле температураларга кадәр җылынмаган, шуңа уфалылардан су коену сезонын ачуны кичектереп торуны сорыйлар.
"Балаларыгыз белән сөйләшегез, сулыкларга өлкәннәрсез ялгызы бармасыннар, ә пляжлар ачылгач, бары тик су буендагы рәсми ял урыннарына гына йөрсеннәр. Уфада быел шундый 11 урын булачак", - диделәр башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә.
Чыганак: bashinform.ru