Җәмгыять
27 Май 2025, 13:50

Казанда самокатларда йөрүне тыйганнар

Уфада да тыярга кирәк!

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

27 майдан Казанның үзәк өлешенең яртысы электр самокатларында йөрү өчен ябык. Кикшеринг (самокатларны арендага алу) сервислары кушымталарында бу зона кызыл төс белән билгеләнгән — компанияләр бу территорияләрдән самокатларны чыгара һәм аларны башка парковкаларга бүлеп бирә башлаган инде. Шәһәр властьлары тыюны киңәйтергә планлаштыра – киләчәктә чикләүләр астына шәһәрнең бөтен үзәге диярлек эләгергә мөмкин, дип хәбәр итә “Бизнес Online” порталы.

Шәһәр үзәгендә кикшеринг самокатларын куллануга катгый чикләүләрне шулай ук Екатеринбург хакимияте игълан иткән. Урал башкаласы мэриясенең мондый планнарын Екатеринбург башлыгы урынбасары Рөстәм Галәмов белдерде. Сүз, шул исәптән, Исеть елгасының шәһәр яр буенда һәм шәһәр буасында СИМнарны (индивидуаль мобильлек чараларын) тулысынча тыю турында бара.

Вәт, минәйтәм, безнең Уфада да шундый тыюлар кертсеннәр иде. Кайчагында тротуардан да  тыныч кына бару мөмкин түгел, самокатлар әле арттан  бастыра, әле каршыга җилдәй очалар...

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас