Җәмгыять
25 Май 2025, 18:28

"Урынсыз": Шәһәр көнен үткәрүдән баш тартканнар

Бәйрәм итәр чак түгел шул. 

Эмиль Шәйиәрданов, vk.comЭмиль Шәйиәрданов, vk.com
Фото:Эмиль Шәйиәрданов, vk.com

Стәрлетамакта Шәһәр көнен бәйрәм итмәячәкләр. Бу хакта сода башкаласы мэры Эмиль Шәймәрданов белдерде.

Ул традиция буларак Шәһәр көнен Химик көне белән бергә майның соңгы якшәмбесендә үткәрә идек, дип аңлатты. Икенче ел инде  шәһәрнең зур предприятиеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен тыйнак кына үткәрә. Шуңа  массакүләм күңел ачу чаралары бүген шәһәрдә юк.

"Безнең предприятиеләр бу көннәрдә үз хезмәткәрләрен котлыйлар. Шәһәр көне шулай да күбрәк күңел ачу чарасы, шуңа күрә аны үткәрү урынсыз дип саныйбыз. Акчалар МХОда катнашучыларыбыз өчен 16нчы гуманитар конвойны формалаштыруга юнәлдереләчәк. Аңлавыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт! Бүгенге көндә бердәмлек, ярдәм һәм бер-береңне кайгырту бик мөһим", – дип ассызыклады Эмиль Шәймәрданов. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас