Җәмгыять
22 Май 2025, 04:50

"Урал-батыр" эпосы мотивлары буенча 2 метрлык торт әзерләгән

Шаккатмалы!

Елена Крылова/vk.comЕлена Крылова/vk.com
Фото:Елена Крылова/vk.com

Стәрлетамакта яшәүче кондитер Елена Крылова  кондитер декораторлык сәнгате буенча дөнья чемпионатында өченче урынны алган. Ул “Урал-батыр” эпосы мотивлары буенча ике метрлык десер әзерләгән һәм тортның өстенә Һомай сынын ясаган.

“Мине Самрау кош (башкорт мифологиясендә мифик кош, һава һәм кошлар тәңресе) һәм Ай һәм кызы Хомай турындагы башкорт риваяте  илһамландырды", – дип сөйләгән Елена Крылова.

Конкурста 37 илдән 800 кеше катнашкан. Кондитер  халыкара конкурста катнашудан зур тәҗрибә алдым, дип белдергән. Ул бу конкурсны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткергән. 

Чыганак: bashinform.ru

Елена Крылова/vk.com
Фото:Елена Крылова/vk.com
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас