Җәмгыять
22 Май 2025, 07:56

Түләүле парковкалар кемнәр өчен бушлай?

Исемлек белән танышыгыз. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Уфа хакимиятендә  түләүле парковкалар белән бушлай куллану хокукына ия гражданнар категорияләре турында искә төшерделәр.

Түләүдән

  • Бөек Ватан сугышы ветераннары, я шундый ветеранны йөртүчеләр;
  • сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
  • 1-3 төркем инвалидлар;
  • транспорт чарасы белән йөртә торган инвалид балаларның законлы вәкилләре;
  • күпбалалы гаиләдә ата-аналарның (уллыкка алучыларның) берсе яисә опекун (попечитель);
  • электромобиль хуҗалары азат ителә. 

Уфада түләүле парковкалар быел июньдә эшли башлаячак. Мостай Кәрим урамыннан башка алар башка үзәк – Достоевский, Карл Маркс, Киров, Октябрь революциясе, Ленин, Пушкин  –  урамнарында да барлыкка киләчәк.

Түләүле парковкалардан бушлай куллану реестрына кертү  күп функцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен паспорт, СНИЛС, ИНН, транспорт чарасын терәкәү турындагы таныклык һәм льготаны раслаучы документ кирәк. Моннан тыш, гариза белән мөрәҗәгать итүченең салымнар, җыемнар яисә башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмау шарт.

Түләүле парковкалар буенча килеп туган сорауларны +7(347)246-68-66 телефон номеры буенча  бирергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас