

Русия юристлары самолет бортына аек булмаган пассажрларны утыртуны тыйган закон проекты өстендә эшли. Бу хакта Петербург халыкара юридик форумы кысаларында РФ Юстиция министрлыгының ведомство норматив хокукый актларын дәүләт теркәве департаменты директоры урынбасары Анастасия Лелётина белдергән.
Мондый тыюны гамәлгә ашыру катлаулы механизмнар таләп итәчәк, мәсәлән, транспорт куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә пассажирларның хәлен алкотестерлар ярдәмендә тикшерү вәкаләтләрен бирергә кирәк булачак.
Идеяне инде Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитетында хуплаганнар инде, анда машина йөртү нормасына охшаш норманы кертергә тәкъдим иттеләр – 0,5% (Европаның күпчелек илләрендә стандарт), яки 0,8% (АКШ һәм Бөекбритания өчен стандарт).
Беренче очракта пассажир 2 кружка сыра, яки 2 бокал шәраб яки 2 рюмка (50 грамм) аракы яки башка каты алкоголь эчә ала. Икенче очракта – 2,5 кружка сыра, яки 3 бокал шәраб, яки 150 грамм каты алкоголь.
Моннан тыш, авиадебоширларның ачык реестрын – кара исемлек – булдыру һәм рейс вакытында җәнҗал куптарган өчен штрафны 500 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.
Күптән кирәк. Кайчакта янәшәдә утырган исерек пассажир йокласа гына да җәфа – очыш дәвамында 3-4 сәгать аңардан килгән махмыр исләрен суларга туры килә...
Чыганак: bashinform.ru