Җәмгыять
20 Май 2025, 10:39

Инвалид ананы 3 яшьлек кызы янына балалар үзәгенә кертмәгәннәр

Ә бит кая карама толерантлык турында сөйлиләр...

“Москва с огоньком” Телеграм-каналы“Москва с огоньком” Телеграм-каналы
Фото: “Москва с огоньком” Телеграм-каналы

Мәскәүдә инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче ана кешене кызы янына балалар үзәгенә кертмәгәннәр. Бу хакта “Москва с огоньком” Телеграм-каналы яза.

Хатын ахирәте белән балаларының туган көннәрен үткәрергә  дип балалар үзәгенә килә. Әмма үзәк хезмәткәрләре ана кешене бинага кертми, алар моны идән өслеге өчен куркулары белән аңлата. Имеш, коляска аны бозарга мөмкин.

Шулай итеп, хатын өч яшьлек баласын ахирәте белән кертеп җибәрә һәм алар бәйрәм иткәнне тышта көтеп утырырга мәҗбүр була.

Бу хәл башкаланың көньяк-көнбатышындагы “Саларис” үзәгендә теркәлгән. Үзенең хокуклары бозылган дип исәпләгән яшь ана шикаять язган һәм гаделлеккә ирешергә ниятләвен белдергән.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас