Җәмгыять
14 Май 2025, 11:49

“Госуслуги Дом” мобиль кушымтасын йөкләүләр саны 10 миллионнан артып киткән

Бу аның русиялеләр арасында популярлыгын раслый.

“Госуслуги Дом” мобиль кушымтасын йөкләүләр саны 10 миллионнан артып киткән“Госуслуги Дом” мобиль кушымтасын йөкләүләр саны 10 миллионнан артып киткән
“Госуслуги Дом” мобиль кушымтасын йөкләүләр саны 10 миллионнан артып киткән

Башкортстанда күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүче 270 меңнән артык кеше әлеге кушымтадан файдалана, ул ТКХның төрле мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итүгә юнәлдерелгән. 2025 елның беренче дүрт аенда гына  кулланучылар идарәче оешмаларга 1,5 миллионнан артык гариза җибәргән, шуларның 8,5% проценты коллектив гаризалар тәшкил иткән (берничә милекче бер проблема буенча хәл итүне көтә дигән сүз).

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру милекчеләр өчен генә түгел, ә тармак профессионаллары өчен дә мөһим. Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының җаваплылык дәрәҗәсе милекчеләрнең мөрәҗәгатьләренә җавап бирүдә арта бара: җавапсыз калган сорауларның өлеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимегән. Шулай ук дәүләт торак инспекциясенә юнәлтелгән мөрәҗәгатьләр өлеше кимүе билгеләп үтелә, бу милекчеләрнең һәм идарәче оешмаларның сорауларны турыдан-туры хәл итүен дәлилли.

Кушымтаның иң популяр функциясе – торак-коммуналь хезмәтләр өчен счетларны тиз түләүләр системасы аша комиссиясез түләү. Май яңартуы барлык актуаль счетларны бер гамәл белән түләргә мөмкинлек бирә торган түләүләр кәрзине барлыкка килү аркасында түләү процессын гадиләштерәчәк. Шулай ук түләү документларында “Переплата” дигән яңа статус барлыкка киләчәк, ул кулланучыларга үз счетлары белән уңайлырак идарә итәргә ярдәм итәчәк.

Тиздән кушымтада яңа функция – авария заявкасы бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу яшәүчеләргә кушымта аша үз идарәче оешмасының авария хезмәте белән оператив элемтәгә керергә мөмкинлек бирәчәк, бу исә аварияләрне бетерүне сизелерлек тизләтергә һәм зыянны киметергә мөмкин. 

Чыганак: "Молодежная газета"

Фото: Ләйсән Каспранова. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас