

Русиядә банка картасына акча күчерүнең кагыйдәләре үзгәрә. Үзгәрешләр 30 майдан гамәлгә керәчәк.
Физик затлар гадиләштерелгән идентификация буенча (“упрощенка” буенча), ягъни исем-шәрифләр һәм паспорт мәгълүматларын күрсәтеп күчерә алган сумма үзгәрәчәк. Бүгенге көндә бу сумма 15 мең сум тәшкил итә. 30 майдан башлап “упрощенка” буенча 100 мең сум акча күчереп булачак. Бу суммадан артыграк акчакүчерү өчен тулы идентификация кирәк булачак. Исем-шәрифләр, паспорт мәгълүматларыннан тыш, теркәлү, яшәү урыннарын һәм акча күчерүнең максатларын күрсәтергә кирәк булачак.
Кайсыбер үзгәрешләр акча салдырып алуга кагылачак. Банкомат аша эре акчалар салдырып алган очракта мошенниклык гамәлләре билгеләренә тикшерү үткәреләчәк. Әгәр андый билгеләр ачыкланса, акчаларны алуга чикләүләр кертеләчәк – тәүлегенә 48 сәгать срок белән 50 мең сумнан арткан сумманы салдырып алып булмаячак.
Чыганак: i-gazeta.com