Җәмгыять
12 Май 2025, 06:58

Сниффинг турында ишеткәнегез бармы?

Ул төрле баллончиклардагы сыекландырылган газны сулаудан килеп чыккан куркыныч бәйлелек.

Сниффинг турында ишеткәнегез бармы?Сниффинг турында ишеткәнегез бармы?
Сниффинг турында ишеткәнегез бармы?

Балаларга сыекландырылган газ баллоннарын сатуны чикләүче республика законы үз көчен югалтты. Тиешле законга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Административ хокук бозулар турында республика кодексының тиешле положениеләре дә юкка чыгарылды. Карар федераль дәрәҗәдә шундый ук закон кабул ителүгә бәйле рәвештә расланды. Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайда хәбәр иттеләр.

Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, Башкортстанда 5 ел гамәлдә булган закон сниффингны – яшьләр арасында таралган токсикомания формасын – профилактикалау максатыннан кабул ителгән. Хәзер бу мәсьәләне  җайга салу федераль дәрәҗәдә башкарылачак. Моның белән бәйле рәвештә административ җаваплылык һәм штрафлар дәрәҗәсе сизелерлек артачак. Мәсәлән, гражданнар өчен штрафлар элеккеге 3-4 мең сумнан 200-300 меңгә кадәр, вазифа биләгән затлар өчен – 20-25 мең сумнан 500-700 меңгә кадәр, ә юридик затлар өчен – 1,5-2 млн сумга кадәр үсәчәк.

Исегезгә төшерәбез, сниффинг – зажигалкаларда, баллончикларда һ.б. җайланмалардагы сыекландырылган газны сулау белән бәйле токсикоманиянең куркыныч формасы. Бу токсикоманияне китереп чыгарырга, йөрәк туктавына сәбәпче  булырга, үлемгә китерергә мөмкин. 2016-2023 елларда Русиядә сниффинг аркасында 817 яшүсмер һәлак булган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас