Җәмгыять
8 Май 2025, 05:35

Төбәкнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды

Төбәкнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы уздыТөбәкнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды
Төбәкнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды

Кичә  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында террорчылыкка каршы төбәк комиссиясе утырышын үткәрде. Көн тәртибендә – Җиңү көнен бәйрәм итү чорында иҗтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре.

Комиссия эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук көч структуралары һәм оператив хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Алар көчләрнең һәм чараларның җәмәгать тәртибенә янауларга, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәренә җавап бирергә әзерлеге турында фикер алыштылар.

Төбәк җитәкчесе халыкның иминлеген тәэмин итү буенча барлык хезмәтләрнең дә җайга салынган эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.

- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы – илебез өчен мөһим бәйрәм. Тантаналы һәм мәдәни-массакүләм чараларга, шул исәптән “Үлемсез полк” акциясенә бик күп кеше киләчәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без теләсә нинди ситуациягә оператив җавап бирергә әзер булырга тиеш.

Утырышта катнашучылар май бәйрәмнәрендә ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен, шулай ук мәдәни-массакүләм чаралар уздырыла торган урыннарда өстәмә җәмәгать хәвефсезлеге чараларын билгеләделәр. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас