Җәмгыять
1 Май 2025, 05:52

Аларга Башкортстанда балаларны уллыкка алу тыела

Кемнәр турында сүз бара?

Ясалма интеллект.Ясалма интеллект.
Фото:Ясалма интеллект.

Башкортстанда җенес үзгәртелә торган ил гражданнарына балаларны уллыкка яисә кызлыкка алу тыелды.2025 елның 30 апрелендә "Башкортстан Республикасының Гаилә кодексының 121 һәм 139 маддәләренә үзгәрешләр кертү" турындагы законга Республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Документ БРның рәсми мәгълүмат порталында бастырылды. 

Гаилә кодексына җенесләрен үзгәртергә рөхсәт ителгән ил гражданнарына Башкортстанда балаларны уллыкка алуны тыючы үзгәрешләр кертелде. Бу гражданнар шулай ук ​​үги ата-аналар, опекуннар яки безнең төбәктәге балаларның попечительләре була алмыйлар.  Исегезгә төшерәбез, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай әлеге закон проектын беренче укылышта карады. Парламент спикеры Константин Толкачев бу карарның балаларны кайгыртып кабул ителүен ассызыклады. Тулы үсеш өчен балаларга традицион гаилә кыйммәтләре мохитен күреп үсү мөһим.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас