Җәмгыять
29 апрель 2025, 12:36

Башкортстанда янгын извещательләре 1200 кеше гомерен саклап калган

Кешеләрне янгын турында кисәтүче бу җайланмалар йөзәрләгән фаҗигане булдырмый калган.

Әмма батарейкасы "утыру" яки  бөтенләй булмау аркасында извещательләр кайвакыт эшләми. Моны булдырмас өчен, извещательне ай саен тикшерегез һәм батарейкаларны елга бер тапкыр (яисә батарейка “утыру” хакында сигнал булганда)  алыштырыгыз. Сыйфатлы батрейкалар кулланыгыз. Исегездә тотыгыз, төзек извещатель –  сезнең хәвефсезлек нигезе. Бүген извещательне тикшерү өчен бүленгән биш минут иртәгә  сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.

2017 елдан башлап извещательләр ярдәмендә республикада 1237 кеше, шул исәптән 459 бала коткарылган.

Чыганак: "Молодежная газета" 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас