Җәмгыять
21 апрель 2025, 08:11

Алкогольле туңдырма ашагыныгыз бармы?

Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар!

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Республикада алкогольле туңдырманы “законлаштырырга” тәкъдим итәләр. БР Дәүләт Җыелышы депутатлары шундый башлангыч белән чыгыш ясаган. Хәзерге вакытта закон проекты Русия Закон чыгаручылар советына алдан карау өчен җибәрелгән, дип хәбәр иттеләр республика парламенты матбугат хезмәтендә.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев фикеренчә, закон проекты алкоголь әйләнеше турындагы законнардагы бушлыкны бетерергә тиеш.

Федераль законда алкоголь продукциясе төрләре төгәл күрсәтелгән, бу исемлек ябык, ягъни яңа төрләр барлыкка килү каралмаган. Әмма яңа товарлар барлыкка килә. Мәсәлән, бүген сатуда алкогольле туңдырма очратырга мөмкин. Туңдырма традицион рәвештә балаларның яраткан тәм-томнары булып тора, шуңа күрә спиртлы продуктның тиешле җайга салудан һәм контрольдән башка бала кулына эләгүе дә ихтимал. Без федераль законның төшенчә аппаратын теләсә нинди яңа спиртлы азык-төлек продуктларына кагылырлык итеп ачыкларга тәкъдим итәбез. Алкоголь әйләнеше эшендә “сукыр зоналар" булырга тиеш түгел, – дип бу уңайдан  аңлатма бирде парламент спикеры.

Закон проекты нигезендә спиртлы эчемлекләрне (шул исәптән аракы, коньяк, виноград аракысы, бренди) шәраб, алкогольле шәраб (бу шәрабны җитештергәндә аңа  спирт кушалар. – Авт.), шампан шәрабы, шул исәптән Русия шампан шәрабы, виноградлы эчемлекләр, җиләк-җимеш алкоголь продукциясе, җиләк-җимеш алкогольле эчемлекләр, сыра һәм сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр, сидр, пуаре, әче бал һәм алкоголь продукциясенең башка төрләренә аерырга тәкъдим ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас