“Студентлар стартапы” конкурсы старт алды, анда югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның 2,5 мең укучысы үзләренең технологик стартапларын тормышка ашыру өчен 1әр миллион сум акча ала алачак.
Бу бик уникаль конкурс, анда катнашып, студентлар һәм яшь галимнәр үз бизнесларын эшләтеп җибәрү өчен 1 миллион сум ала ала. Биредә кирәк нәрсә – инновацион идея, ул цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химик технологияләр һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклый торган энергетика, креатив индустрияләр кебек төп өлкәләрнең берсендә яңа продукт яисә чишелеш өчен нигез була ала.
Программаны эшләтеп җибәргәннән соң өч ел эчендә Русия югары уку йортларының 18 меңнән артык студенты конкурста катнашты, шуларның 4,5 меңе 1әр миллион сум акча алды һәм үз стартапларын эшләтеп җибәрде. Алар арасында Башкортстаннан 280нән артык җиңүче бар. 2025 елда Русиядән барлыгы 2500 проект ярдәм алачак.
Конкурста катнашу өчен 20 майга кадәр сайтта гариза бирергә кирәк. Әгәр проект Фонд ярдәмен алса, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзергә һәм проект өстендә эшне башларга кирәк булачак.
Ә конкурста бакалавриат, магистратура студентлары, үз идеяләрен уңышлы бизнеска әверелдерергә хыялланган югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның аспирантлары һәм ординаторлары катнаша ала. Төп шарт — идея уникаль һәм перспективалы булырга тиеш.
Чыганак: mgazeta.com