БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай Дәүләт Думасына Җинаять кодексына кибермошенникларга каршы көрәшне көчәйтүгә юнәлдерелгән төзәтмәләр кертергә ниятли. Карарны апрельдә пленар утырышта кабул итәчәкләр дип көтелә, дип хәбәр итәләр Дәүләт Җыелышында.
Парламент рәисе Константин Толкачёв сүзләренчә, мондый тәкъдим киберҗинаятьләр масштабы көннән-көн арту белән бәйле. Гамәлдәге Җинаять кодексында тиешле маддәләр киберҗинаятьләр белән көрәш башланган чорда барлыкка килгән. Шуңа да суд практикасында җинаятьче бик җиңел җәза алу белән бәйле бәхәсле очраклар туып тора. Мисал өчен, банк картасыннан 2500 сум акча урлау караклык та, мошенниклык очрагы булып та каралырга мөмкин. Әгәр ул очрак мошенниклык кебек квалификацияләнсә, аның өчен административ җаваплылык һәм штраф каралган. Башкортстан депутатлары башлангычы шундый очракларны икеяклы карауны бетерүгә юнәлтелгән. Караклык ысулына карамастан, җинаять җәзасын билгеләүгә бертөрле караш булдырырга тәкъдим ителә.
Чыганак: bashinform.ru