Җәмгыять
25 март 2025, 05:54

Бу фотоларны телефонда сакларга киңәш итмиләр

Ә смартфон галереясында нәрсә генә юк безнең...

“Полилог”  агентлыгының  IT-подразделениесе җитәкчесе Людмила Богатырева  телефонда бер төр фотоларны саклауның хәвефе турында кисәтә. Ул шәхси документларның фотоларын, сканнарын смартфонда сакларга кирәкми, дип хәбәр итә.

Моңа СНИЛС, ИНН, паспорт, милек һәм банк карталары турындагы  документлар керә. Шул ук вакытта, эксперт сүзләре буенча, телефонда документлар фотоларын сакламыйча  мөмкин түгел, чөнки  көндәге тормышта аларның еш кирәге чыга. Шуңа да мәгълүматларны саклауга юнәлтелгән ике факторлы аутентификация, кредитлар һәм сим-карталар алуга тыю кую һәм ышанычлы парольләр  куллану мөһим. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас