Җәмгыять
24 март 2025, 04:13

"Дуслар, минем тормышымда яңа чор башлана..."

Андрей Иванюта дәүләт хезмәтеннән китүен хәбәр итә.

Андрей Иванюта дәүләт хезмәтеннән китә. Бу хакта Белорет районының элеккеге башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

"Дуслар, минем тормышымда яңа чор башлана. 35 елны мин дәүләт хезмәтенә багышладым һәм хәзер бик яраткан эш белән шөгыльләнергә булдым. Туризм белән. Кайда гына эшләсәм дә, туризм һәрвакыт минем хоббием булды. Һәм хәтта хәзер яшәгән Белорет районына мәхәббәт тә күп еллар элек нәкъ менә тауларга походлардан, салда йөзүләрдән, биредәге туристлар һәм спортчылар белән аралашудан башланды. 2008-2011 елларда мин тулысынча туризм, альпинизм белән генә шөгыльләндем, маршрутлар эшләдем, турлар җыйдым һәм Көньяк Урал, Алтай, Кавказ, Тянь-Шань, Памирга походларга алып бардым. Үземнең элекке походларым турында постларда һичшиксез сөйләрмен. Менә хәзер дә спорт чаралары һәм туристик слетлар, тау, су турлары һәм Русия, Көньяк Урал, Белорет районы буенча походлар оештырырга телим", - дип язган ул "ВКонтакте" челтәрендәге сәхифәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас