Җәмгыять
19 март 2025, 05:53

"Ата батырлыгы" VI республика конкурсында катнашырга чакыралар

18 марттан 30 апрельгә кадәр БРның Иҗтимагый палатасы "Ата батырлыгы" иҗтимагый бүләгенә республика конкурсына заявкалар кабул итә.

Яшь буынны лаеклы тәрбияләгән, гаилә кыйммәтләрен саклаган, традицияләрне торгызган, шулай ук республиканың  иҗтимагый тормышында актив катнашкан аталарга җәмәгатьчелек бүләген алтынчы мәртәбә тапшырачаклар.

"Катнашу тагын да җиңелрәк булачак. Быел без гаризалар бирү форматын камилләштердек. Барлык документлар да электрон рәвештә кабул ителәчәк", – дип билгеләп үтте "Ата батырлыгы" республика конкурсына кандидатлар күрсәтү буенча эшче төркем җитәкчесе Алина Хәбирова.

Ул аңлатуынча, конкурс турындагы нигезләмәдә конкурс заявкаларын бәяләүнең 3 критерие билгеләнгән:

**конкурста катнашучының балаларны тәрбияләүгә керткән өлеше;

** иҗтимагый, волонтерлык эшчәнлегенә керткән өлеше, аның һөнәри, хезмәт эшчәнлегендәге казанышлары;

**гаилә кыйммәтләрен үстерүгә өлеш кертү.

Конкурс лауреатларын бүләкләү июль аена планлаштырылган.

Конкурста катнашучыларга  https://forms.yandex.ru/u/67d3db6d4936394292a18f37/ сылтамасы буенча анкета-заявка тутырырга кирәк.

Конкурс шартлары турында тулырак итеп конкурсның Положениесендә  https://op.bashkortostan.ru/documents/active/615960/ укыгыз.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас