Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март , 12:24

Электр самокатларында тротуарлар буйлап йөрүне тыярга телиләр

Шул самокатчылар аркасында җәяү йөрү куркыныч була башлады...

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

SHOT  Телеграм-каналы язуынча, мондый башлангыч белән Дәүләт Думасына  “Гадел Русия – дөреслек өчен” фракциясе мөрәҗәгать иткән. Сергей Миронов фикеренчә, самокатчылар үзләрен генә түгел, тротуарлар буйлап йөрүче җәяүлеләрне дә куркыныч астына куя, алар арасында нәни балалар да бар бит. Бу сезонда юлларда 500 меңнән артык самокат пәйда булуы көтелә, шул ук вакытта индивидуаль  мобильлек чаралары  катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны ел саен арта: мәсәлән, 2024 елда 4 меңгә якын авария теркәлгән.

Индивидуаль  мобильлек чараларын  кулланучылар өчен альтернатива сыйфатында аерым инфраструктура ясарга яки җәяүлеләр зыян күрмәсен өчен электр самокатларын велосипед юлларына күчерергә тәкъдим ителә. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: