Башкортстанның үсешен телисезме? Һәм үз идеяләрегезне тормышка ашыру өчен 3 миллион сум аласыгыз киләме? Ул чагында сезнең өчен төбәк проектлары конкурсы!
Анда катнашу өчен гаризаны ике юнәлеш буенча бирергә мөмкин: “Блогсферада контент” һәм “Махсус интернет-проектлар".
Контент төбәккә багышланырга һәм конкурсның 7 тематик линиясенең берсенә туры килергә тиеш:
- милли мәнфәгатьләрне һәм иҗтимагый кыйммәтләрне яклау;
- безнең заман геройлары һәм горурлык өчен сәбәп;
-Русиядә тормышның сыйфатлы үзгәрешләре;
-күпмилләтлелек: күптөрлелектә бердәмлек;
-рухи-әхлакый ориентирлар;
-гаилә кыйммәтләре, балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү;
-киләчәк образы;
Гариза монда https://vk.cc/cJ5cHw
Аны 31 мартка кадәр бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне 2025 елның июлендә игълан итәчәкләр. Конкурсны яңа медиа остаханәсе ярдәмендә Интернетны үстерү институты үткәрә.