Җәмгыять
4 март 2025, 06:51

Элекке транспорт министры Александр Клебанов вафат булган

Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә иде. 

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан."Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

Башкортстанның элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов вафат булган. Ул  онкология аркасында  үлгән дип хәбәр итә Ufanovosti.ru порталы.

Клебановның адвокаты Геворг Кандилян журналистларга үзенең якланучысының үлеме турында хәбәр алуын раслады.

Исегезгә төшерәбез, элеккеге чиновник  тикшерү астында иде. Аңа карата аеруча зур күләмдә ришвәт алган өчен җинаять эше кузгатылган иде. Ул республика вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаевка күрсәтмәләр бирде.

Моңа кадәр беренчел тикшерү барышында Александр Клебанов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм “Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятегнң директорлар советы әгъзасы буларак, хезмәт буенча гомуми химаячелек өчен “Киви” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  җитәкчелегеннән 5 млн сум күләмендә ришвәт алган. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас