Яңа елны да, искечәсен дә имин генә үткәреп җибәрдек. Йортларына, фатирларына тере чыршы куярга күнеккән күпчелек кешеләр алдына бәйрәмнән соң: “Чыршыны кая куярга?” дигән сорау баса. Быел Башкортстанда ылыслы атрибутны чүп савытларына ташларга рөхсәт итәчәкләр.
Башкортстан парламенты депутатлары Яңа ел чыршыларын һәм башка үсемлек калдыкларын утильләштерү проблемасын хәл итте. Аларны каты коммуналь калдыклар рәтенә кертәчәкләр. Димәк, чүп контейнерларына ташларга рөхсәт итәчәкләр. Арытабан инде аларны төбәк операторлары чыгарырга тиеш булачак. Корылтайда тиешле төзәтмәләрне “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” федераль законына кертергә тәкъдим итәләр.
Бу җәһәттән БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев болай диде: "Гыйнварда күпләр Яңа ел чыршыларын контейнер куелган мәйданчыкларга алып киләләр. Яз көне исә йорт янннарында зур күләмдә үсемлек калдыклары хасил була. Көз көне дә шушы хәл кабатлана. Бөтен җирдә шулай. Ә үсемлек калдыкларын чыгаруның аңлаешлы механизмы юк. Алар төбәк операторлары җаваплылыгыннан читтә торалар, чөнки формаль яктан каты коммуналь калдыклар булып саналмыйлар һәм аларны туплау нормативларда исәпкә алынмыйлар. Монда хокукый билгелелек кирәк".
Әле Башкортстанда үсемлек калдыкларын чыгару “территорияләрне карау һәм төзекләндерү” маддәсе буенча җирле бюджетларның чикләнгән акчалары исәбенә алып барыла. Бу максатларга республика бюджетыннан финанслау каралмаган.
Үсемлек калдыкларын туплау һәм аларны контрольдә тотып яндыру өчен торак пунктлардан читтә махсуслаштырылган мәйданчыклар төзелә. 2022 елдан республикада барлыгы 567 шундый мәйданчык булдырылды. Ләкин бу чара үзен акламады: алар калдыклар барлыкка килү урыннарыннан ерак урнашкан һәм тиешле максатта аз файдаланыла. Шул ук вакытта анда башка чүп-чарларны илтеп түгү аркасында бу мәйданчыклар кайчак санкцияләнмәгән чүплекләргә әверелә.
Русия закон чыгаручылар советы бәяләмәсен алганнан соң закон проектын Дәүләт Думасына кертергә планлаштыралар.