Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь , 09:34

Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?

Күңелләргә Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуы рухы вә кәефе керсен өчен тиздән йорт-кураларны, тәрәзәләрне күпсанлы гирляндалар белән бизи башлыйбыз. Әлбәттә, шушы бәйрәм алды чоры - хәвеф-хәтәргә илтмәсен дисәгез, гирляндаларны да карап, тикшереп элү күпкә хәерлерәк булыр. 

Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?
Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?

Иң элек гирлянданың кайда кулланылачагын уйларга кирәк. Өй эчендә кулланыла торган гирляндаларны урамга элеп булмый. Урам, интерьер, чыршыны бизәү өчен аларның аерым төрләре була. Шулай ук универсаль төрләрен дә очратырга мөмкин.


Аннан соң озынлыкны дөрес сайлау мөһим. Нечкә җепкә тезелгән гирляндаларны яшерү уңайлырак. Артык озыннарын кыскартып булмый, ә менә кыска гирляндаларны озынайтырга мөмкин.


Гирлянданы чыршының төсенә карап сайлагыз. Чыршы яшел булса, яшел чыбыклыны һәм башка төстәгеләрне алырга була.


Сатып алган чагында ук гирлянданың барлык режимнарын да тикшереп карарга кирәк.

 

Үткәргечләрнең яхшылап изоляцияләнгән булуы да мөһим.


Гирлянданың үзегезгә охшаган режимлысын сайлап ала аласыз. Алар җемелдәп тора торган, тиз янып-сүнә торган яки гел янып кына тора торган булырга мөмкин. Шулай ук аларның лампа формалары да төрле. Шарчык, кар бабай, кыңгырау, кар бөртекләре кебекләре дә бар. Аларның төсен, зурлыгын, күләмен чыршының биеклегенә һәм формасына карап сайларга кирәк.


Гирлянданы элеп, артык үткәргечләрне мөмкин кадәр азрак калдырырга тырышыгыз. Чыршы ботакларында асылынып торып, алар кечкенә балаларның игътибарын җәлеп итәчәк, бала аны тартып, үз өстенә чыршыны аударырга, аны ток та тотарга мөмкин. Бу шулай ук йорт хайваннары асраучы гаиләләр өчен дә актуаль.


Әлеге мәгълүмат сезгә чыршы, өегезне бизәү өчен сыйфатлы һәм матур гирлянда алырга ярдәм итәр.


Сезнең чыршыгыз бәйрәмчә күренсен, ә өйдә, бераз гына булса да, әкият атмосферасы хакимлек итсен. Барыбыз да Яңа ел бәйрәмен яратабыз! Чөнки нәкъ менә шул вакытта могҗиза булып, барлык хыяллар чынга ашар кебек. Ә төрле төстә балкучы гирляндалар һәр кешене балачакка кайтара бит.

 

Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?
Яңа ел гирляндасын ничек сайларга?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: