Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь , 13:33

Радий Хәбиров Уфада Дуслык монументына чәчәкләр салды

2 ноябрьдә Уфада Халыклар бердәмлеге көне алдыннан төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның үз теләге белән Рус дәүләте составына керүенә 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров Уфада Дуслык монументына чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Уфада Дуслык монументына чәчәкләр салды

Һәйкәлгә 1957 елда нигез салынган, ә тантаналы рәвештә 1965 елда ачканнар. Ул рус һәм башкорт халыкларының Бөек туганлык дуслыгын символлаштыра.

Тантанада шулай ук Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев, республика Хөкүмәте әгъзалары, дәүләт хакимияте органнары, Уфа администрациясе җитәкчеләре катнашты.

Чәчәк салу тантанасыннан соң төбәк җитәкчесе журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстанда яшәүчеләр өчен Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте турында сөйләде.

- Бу катлаулы заманнарда безгә нәкъ менә бердәмлек нык торырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә бердәмлек безне көчлерәк итә, - дип ассызыклады Радий Фәрит улы. - Коронавирус пандемиясе, санкцион басым һәм хәзер махсус хәрби операция үткәргәндә төрле чаклар булды. Ләкин бөтен республика берләште. Әлбәттә, безнең җәмгыять белән билгеле бер каршылыклар, вакыйгалар үсешенә төрле карашлар һәм ирешелгән нәтиҗәләр булырга мөмкин. Гомумән алганда, Башкортстан бердәм, безнең барыбызның да максатлары һәм бурычлары уртак. Безне авырлыкларны җиңеп чыгу омтылышы берләштерә.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Радий Хәбиров Уфада Дуслык монументына чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Уфада Дуслык монументына чәчәкләр салды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: