Ханты-Мансийск шәһәрендә гомер итүче танылган якташыбыз Раушания Исхакова белән сөйләштек:
— Бәләкәй чакта капка төбендә ахирәтләрем белән утырганда колхоз рәисенең ак төстәге «Волга» машинасы үтеп китсә яхшы машина, дип карап кала идем. Үсә төшкәч, их, егетем бай булсын иде, ак машинасы булсын иде, дип теләдем. Ул вакытта руль артына утырырга иде дигән теләк юк иде. Чөнки машиналар сатуда юк, «блат» булса гына алып була торган чаклар...
Уку бетереп, кулга диплом алгач, юллама белән Себер якларына киттем. Ул вакытта квартира алырга акча эшләрбез дә, өч елдан соң кире кайтырбыз дип уйлый идек. Ә Себер җирләре миңа икенче язмыш теләде. Гаилә кордык, кызыбыз, улыбыз туды. Тормыш иптәшем вахталап эшли иде. Балаларны укырга, музыка мәктәбенә, тренировкаларга йөртергә кирәк. Ул вакытта таксилар да юк иде. Бер дустым курслар ачылды, водительгә, әйдә укыйбыз дигәч ризалаштым. 1997 елда экзаменнарны биреп кулга машина йөртү хокуклыгы биргән таныклык алгач әкеренләп машина йөртә башладым. Барлык үткән чараларда катнашырга да вакыт күбрәк кала башлады.
Балачак хыялым да тормышка ашты. Ул вакытта Волга машинасын да алдык. Минем өчен ул машина бик зур иде, балалар белән туган якларга кайтып йөрү өчен дә бик уңайлы булды.
Еллар бик тиз үтәләр. 26 ел үтеп тә киткән. Бу бәйрәмне мин елда көтеп алам. Дусларым котлыйлар, изге теләкләр телиләр, хәтта шигырь юллары белән котлаучылар бар. Дусларыма мең рәхмәтлемен.
Күпләр сорый, машина йөртү авырмы, гел син руль артындасың дип әйтүчеләр дә бар. Бик яратам сәяхәт итәргә. Руль артына утыргач, бөтен арулар онытыла, кәефләр күтәрелә, музыканы кабызасың да юлга чыгасың.
Хәзерге көндә руль артында утырган көчле, чибәр ханымнарны күреп шатланып та куям. Аларга уңышлы, якты юллар телим. Һәрвакыт юлларыгыз тыныч булсын, үзегез теләгән җирләргә исән-сау барып җитегез. Бүгенге бәйрәм күңелле үтсен.
Машина йөреткән кеше
Белә ул юл газабын.
Җай гына йөреп барганда
Басып куя ул газын.
Юкка түгел, ашыкканнан
Килеп чыга уйсызы.
Бик тә шома йөри юлда
Чакмагышның бер кызы.
Үзе уңган, эше бик күп —
Гомере үтә юлда.
Себердән хәтле ул кайта
Руль артында ел да.
Әфәрин син, булдырасың,
Раушания, мин хуплыйм.
Водительләр көне белән
Үзеңне ихлас котлыйм.
Ин изге теләкләр белән якташың Нәкыя (мәгариф тармагы ветераны).
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.