Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь , 09:16

Иҗтимагый палата утырышында мөһим мәсьәләләр карала

РФ Иҗтимагый палатасы Уфаны иҗтимагый советлар турындагы махсус докладын тәкъдим итү өчен беренче шәһәр итеп сайлады. Махсус доклад «Төбәк һәм муниципаль хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советларның торышы турында» дигән исем астында чыккан.

Иҗтимагый палата утырышында мөһим мәсьәләләр карала
Иҗтимагый палата утырышында мөһим мәсьәләләр карала

Бу басманың мөхәррирләреннән берсе, Русия Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисе урынбасары Александр Терновцов Башкортстанның доклад өчен иҗтимагый советларның иң яхшы практикаларын тәкъдим итүен, оператив, ачык һәм күләмле рәвештә барлык кирәкле материалларны, анкеталарны бирүен әйтте. Нәкъ менә шуңа күрә төбәк башкаласында беренче презентация үткәрү турында Карар кабул ителүен ассызыклады.

Бу доклад илнең 85 субъектыннан, шул исәптән Башкортстаннан йөзләгән җәмәгатьчеләрнең коллектив хезмәте нәтиҗәсе. Бу материалның максаты — советлар төзегәндә куелган максатларга ирешеп булдымы икәнлеген аңлау. Аларны булдыру инициативасы ил Президентыныкы, ул аны беренче тапкыр 2013 елда яңгыратты.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Иҗтимагый палатасы.

Иҗтимагый палата утырышында мөһим мәсьәләләр карала
Иҗтимагый палата утырышында мөһим мәсьәләләр карала
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: