Русия Банкы «Региональная экономика: комментарии ГУ» дигән аналитик докладын әзерләде. Анда макротөбәкләр буенча икътисадның төрле секторларының агымдагы торышы турында мәгълүмат бар.
Русия Банкының Башкортостан буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Егор Михтанюк билгеләп үткәнчә, августта бирелгән ипотека кредитларының гомуми саны 2023 елның августы белән чагыштырганда икеләтә кимегән – 4400 кадәр. Яңа төзелешләргә ипотека кредитлары саны 2,2 тапкырга, икенчел торакка – 1,5 тапкырга кимегән. Ташламалы кредитларның гомуми өлеше 44% кадәр кимегән, ә икенче кварталда 71% булган.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, йорт салучылар һәм банклар ихтыяҗны стимуллаштыру өчен үз программаларын кулланалар: түләүне кичектереп түләү, транш һәм катнаш ипотека, субсидияләү, әмма мондый инструментларны куллану еш кына бәяләрнең артуына һәм сатып алучылар өчен куркынычларның артуына китерә. Киләсе елның гыйнварыннан мондый практика ипотека стандарты үз көченә керү аркасында сизелерлек чикләнәчәк.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: m.sobaka.ru.