Авылда су үткәргеч челтәрләрен яңарту, аларга ныклы итеп тотыну буенча планнар бик күптән каралган иде. Шулай да кайсы бер каршылыклар белән бу эшләр соңга калып килгән.
Ә республикабызда күптән уңышлы эшләп килгән "Урындагы башлангычларны хуплау" программасы ярдәмендә шундый мәсьәләләрнең бик тиз һәм кирәкле вакытта хәл ителүенә уңай юл, дип әйтер идек.
Чөнки авылда яшәгән халык өчен суы да, техникасы, юлы да һәм башкалары ла бик кирәк... Әлеге программада катнашып безнең район авыллары да күп файда ала. Әлбәттә, анда катнашу өчен халык арасында әүдемлек күрсәтүче активистларның булуы һәм биләмә башлыкларының йөрүе бик кирәк. Нәҡъ шундый булулары белән аерылып торган Байгужа халкы һәм аларның биләмә башлыгы Васил Игебаев та үз максатларына ирешеп килә. ППМИ программаларында һәр вакыт катнашып тора алар.
Чыганак: «Авыл утлары».