Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 10:00

“Бүләк-симка” турындагы әкияткә ышанмагыз

Башкортстанда яшәүчеләрне “sim-карталар” белән мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтәләр.

“Бүләк-симка”  турындагы әкияткә ышанмагыз
“Бүләк-симка” турындагы әкияткә ышанмагыз

Соңгы вакытта мошенниклар гражданнарны алдау өчен яңа схемаларны ешрак куллана. Шундый схемаларның берсе – “бүләк сим-картасы” белән мошенниклык. Защитник” хәвефле шалтыратулардан саклану сервисы  директоры Андрей Бийчук бу схеманың ничек эшләве турында сөйләде.

    Мошенникларкешегәшалтыратып, үзләрен мобиль оператор хезмәткәрләре дип таныштыра.Аларабонентисеменә"бүләк"сим-картаачылуы,анда, мәсәлән, 450 сум акчабулуы турында хәбәр итә. Мошенниклар, әгәр абонент әлеге сим-картага мохтаҗ булмаса – аны ябарга, ә акчаны шул кешенең банк счетына күчерергә мөмкин, дип ышандыра.

    Һәм, әлбәттә, акчаны алу өчен мошенниклар кешедән аның шәхси мәгълүматларын: исем-шәрифләрен, паспорт номерын, банк картасы мәгълүматларын бирүне сорыйлар. Алар шулай ук кушымта урнаштыруны яки смс белән килә торган кодны әйтүне сорарга мөмкиннәр. Янәсе дә, әгәр шушы гамәлләрне башкармасаң, акчалар югалачак.

    Барлык кирәкле мәгълүматларны алганнан соң, мошенниклар тиз арада кешенең счетыннан барлык акчаларны чәлдерәләр, ә мәгълүматларны киләчәктә яңа махинацияләр өчен кулланалар.

    Шәхси мәгълүматларыңны (паспорт номеры, банк карталары мәгълүматлары, кодлар һәм парольләр) чит затларга тапшырырга ярамавын беләсездер инде. Сall-үзәк хезмәткәрләре мондый мәгълүматны сорамый.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: