Вәдүт Сәлимгәрәй улы Чакмагыш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бакалыда шофёрлыкка белем алган. Ә алга таба бөтен гомерен, бар булмышын Чакмагышның "Родина" колхозына (хәзерге "Заря" хуҗалыгына) багышлый.
Тырышлыгы, булдыклыгы һәм һәр эшкә җаваплы карашта булуы белән якташлары арасында дан казана. Шофёр булып эшли, коммунист була. Депутат итеп сайлана. Фотосы Мактау тактасыннан төшми.
Тик, Вәдүт Сәлимгәрәй улы мәкерле авыру белән көрәшеп бик иртә вафат була. Аңа нибары 43 яшь була. Бүгенгесе көнне үзе исән булмаса да, "Заря" уңганнары аның хакында онытмый, һәрвакыт якты хатирәләр белән искә ала. Өлкән буын игенчеләр, шофёрлар һәм терлекчеләрдән бик күп истәлекләр ишеткән бар Вәдүт Нәфыйков турында. Шулай ук озак еллар хуҗалыкны җитәкләгән Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Гыйлемханов та аның ифрат ифрат дәрәҗәдә җитез, туган ягын яраткан чын ватанпәрвәр кеше, кешелекле һәм кечелекле булуын әйткәне бар.
Күпләргә үрнәк булган авыл хуҗалыгы тармагының чын батырының урыны оҗмахта булсын. Илнең, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт әйтәбез.