Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь , 13:54

Җәмәгать туклануы арткан бездә

Соңгы 5 елда Башкортстанда җәмәгать туклануы әйләнеше 40 процентка арткан.

Җәмәгать туклануы арткан бездә
Җәмәгать туклануы арткан бездә

Башкортстан Республикасында соңгы 5 елда җәмәгать туклануы базары әйләнеше абсолют чагылышта 40% артык тәшкил итте, 2018 елда 28,8 млрд сумнан 2023 елда 42,2 млрд сумга кадәр. Бу хакта Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев хәбәр итте.

—Соңгы 5 елда тармак сизелерлек үсеш күрсәтте, әйләнешне 40% артыкка арттырды. Бу регионда җәмәгать туклануы хезмәтләренә ихтыяҗ зур булуын һәм ресторан бизнесының актив үсешен күрсәтә, — дип ассызыклады Алексей Гусев.

Агымдагы елның беренче 7 аенда республикада җәмәгать туклануы әйләнеше 28,5 млрд сумга җиткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24,8% күбрәк икән.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Җәмәгать туклануы арткан бездә
Җәмәгать туклануы арткан бездә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: