Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь , 16:50

Татарстанда Русиякүләм журналистлар форумы бара

9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә форум уздыра.

Татарстанда Русиякүләм журналистлар форумы бара
Татарстанда Русиякүләм журналистлар форумы бара

Биредә илебезнең төрле төбәкләреннән килгән татар матбугатында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында эшләгән журналистлар катнаша. Алар 18 регионнан.

Бүген Әтнә районына юл тоттык. "Казан арты – Әтнә төбәге" ди халык. Чыннан да шулай ул. Әтнә — чын-чыннан сәнгать әһелләренең, күренекле әдипләрнең бишеге. Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Сибгат Хәким туган авылларында, музейларда булырга өлгердек тә инде. Әлеге вакытта Бәрәскә авылының ифрат борыңгы таш мәчете белән танышып дәвам ителә эшлекле сәфәр. Башкортстаннан коллегаларыбыз Рәүф Идрисов, Фаил Фәтхетдинов, Ильфира Нигъмәтуллина һәм Гөлшат Сафиналар әлеге форумда катнашалар. Коллегаларга уңышлы сәфәрләр һәм имин юллар телибез!

 

Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосурәтләре.

Татарстанда Русиякүләм журналистлар форумы бара
Татарстанда Русиякүләм журналистлар форумы бара
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: