Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь , 19:53

Ил иминлеге өчен берләшкән чак

Соңгы вакыттагы иң күләмле гумконвой Донбасска барып җитте. Ул сан буенча 135нче булды.

Ил иминлеге өчен берләшкән чак
Ил иминлеге өчен берләшкән чак

Республика муниципалитетлары җитәкчеләре якташларына хәбәрләр һәм посылкалар белән бардылар. Шулай ук яугирләргә Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары җыйган гуманитар ярдәмне тапшырдылар.

 БР Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча ирекле батальоннарга һәм мотоукчылар полкы сугышчыларына республикада җитештерелә башлаган Дрон-камикадзеларны да илткәннәр.

Гумконвойның Донбасска һәр килүе — безнең солдатлар өчен саф һава йотымы кебек. Алар барысы да түземсезлек белән туганнарының шәхси посылкаларын, матур теләк сүзләре язылган балалар хатларын көтәләр. Һәм, әлбәттә, бу үз якташларың белән очрашу һәм үз яклаучыларын онытмаган кече Ватанга сәлам тапшыру мөмкинлеге дә әле.

Бу инде Күмертау шәһәреннән 26нчы конвой икән. Гуманитар ярдәм җибәрер алдыннан алдан ук белдерүләр чыгарыла шәһәрдәшләр игътибарына. Балалар хат җибәрәләр. Кешеләр безнең сугышчыларга кирәк булган бөтен нәрсәне җыю пунктларына китерә. 

Олег Астахов, Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы:

— Ай саен диярлек монда егетләр янына, СВО зонасына киләбез. Егетләр сораганны алып барырга тырышабыз. Эчке киемнән, оекбашлардан, теш пастасыннан һәм автомобильләргә кадәр алып килүне сорыйлар. Дроннар, БПЛА, тепловизорлар, рацияләр. Барысын да ташыйбыз да, ташыйбыз.

Азат Шәрипов, Баймак районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары:

— Гуманитар ярдәм җыюда битараф булмаган халык, волонтерлар һәм Башкортстан предприятиеләре ярдәм итә. Үз өлешләрен ерак араларга йөрүче дальнобойщиклар да кертә, алар посылкалар алып кайтып кына калмый, ә безнең сугышчылар үтенече буенча аларны үзләре дә алып китә.

Без яугирләребез белән һәрвакыт элемтәдә. Фәлән көнне юлга чыгабыз, дип хәбәр итәбез. Алар туганнарына моны әйтә Аннары мин үземнең шәхси машинамда туганнарыма барам, шәхси посылкаларны җыям һәм бирегә алып киләм, егетләргә шәхсән бирәм.

 

«Өмет» өчен Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «BASHNEWS».

 

Ил иминлеге өчен берләшкән чак
Ил иминлеге өчен берләшкән чак
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: