Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь , 23:32

Ил иминлеге сагында торучыларга түләүләр арта

Башкортстанда берничә министрлык Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертте. Бу хакта «РБК Уфа» хәбәр итте.

Ил иминлеге сагында торучыларга түләүләр арта
Ил иминлеге сагында торучыларга түләүләр арта

 Мондый түләүләрне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүгә контракт төзегәндә алырга мөмкин, акчалар Оборона министрлыгы һәм төбәк түләүләренә өстәмә рәвештә бүлеп бирелә.

Мондый түләүләрнең кертелүен БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы да раслады. Бюджеттан тыш чыганаклардан акча бүлеп бирелә. Түләү күләме — 300 мең сумга кадәр. Төзелеш министрлыгында контракт төзегәндә түләүләр өчен Башкортстанның теләсә кайсы кешесе мөрәҗәгать итә ала, дип ачыклык кертәләр.

Республика Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы журналистларга хәбәр итүенчә, контракт төзегәндә төбәк халкы Башкортстанның сәнәгать предприятиеләреннән 100 мең сумнан өстәмә түләүләргә, шулай ук хезмәттән соң рәсми төстә эшкә урнашуга дәгъва итә ала.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый төр түләүләр бирми икән. Тик шулай да медицина учреждениеләренең баш табиблары РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән хезмәткәрләр өчен түләүләр булдыра ала. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Башкортстанда контрактчы хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме бер миллион сумга кадәр артты. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннәр 505 мең сум алачак. РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләүләре белән бергә сугышчыларның жалованьесы бер миллионга кадәр артачак.

– Әгәр моңа кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 205 мең сум булса, хәзер ул республика бюджеты хисабына 505 мең сумга кадәр арта, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесеМаксим ЗАБЕЛИН.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды.

 

Ил иминлеге сагында торучыларга түләүләр арта
Ил иминлеге сагында торучыларга түләүләр арта
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: