Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь , 14:55

Благовещенск шәһәреннән 29 бала атасы СВОга киткән

Башкортстаныбызда шундый батыр йөрәкле, ил мәнфәгатен, дөнья иминлеге өчен җан атып яшәгән агайлар һәм энеләр булуы шатландыра. Чын-чыннан ватанпәрвәрлек үрнәге булган яугир белән "Өмет" укучыларын да таныштырасыбыз килә.

Благовещенск шәһәреннән 29 бала атасы СВОга киткән
Благовещенск шәһәреннән 29 бала атасы СВОга киткән

Благовещенск шәһәрендә 29 бала тәрбияләгән соклангыч гаилә яши. Әтиләре – 57 яшьлек Вахид абый ВӘЛИЕВНЫ күптән түгел махсус хәрби операциягә озатканнар. 

Балаларының берничәсе үсеп, мөстәкыйль тормышка чыгып киткән, кайберләре үз гаиләләрен корып җибәргән. Бу гаиләдә 3 бала үзләренеке, 2 баланы уллыкка алганнар, ә башкалары – тәрбиягә алынган балалар. Әлеге вакытта 7 бала әти-әнисе белән яши – 4 укучы, 3 студент. 

Өч ел элек бу күркәм гаилә «Ата-ана даны» дәүләт бүләгенә лаек булган. Ә Вахид аганың тормыш иптәше Ирина ВЕРВЕЛЬСКАЯ быел Русиянең эшмәкәр хатын-кызлар берләшмәсе оештырган «Хатын-кыз – ел директоры» бөтенроссия бәйгесендә җиңгән. Берничә юнәлештә бизнес алып баруы – транспорт компаниясе, үсентеләр питомнигын тотуы – аны шушы җиңүгә китергән. 

Иренең СВОга китүе турында Ирина ханым болай ди:

«Башта аның китәсен ишеткәч, бик авыр булды, ярсыдым. Үз эчемә бикләнеп, бер тәүлек буе уйландым. Ник андый карарга килгән? Элек мин, кеше үз теләге белән китә икән, димәк, гаиләдә нәрсәдер начар, дип уйлый идем. Үзем шушы тирегә килеп эләккәч, әллә рәнҗетәмме, әллә арганмы, дип уйладым. Балалар да инде күбесе үсте, бергә бик күп сынаулар аша уздык, күп кичердек. Акчада да түгел хикмәт: хәзер ул аңа анда тәкъдим иткән акчадан да күпкә күбрәк акча эшли. Сәбәбе нидә китүенең, дип аптырадым. Бер генә вариант кала иде – патриотлык уянган, яшьләргә ярдәм итәсе килеп киткән. Ярар, мин көчле, матди хәле нык, яши алыр, дигәнсеңдер, әниең турында ничек уйламадың, гел аның янына йөрисең бит», – дидем.

Ә ул миңа: «Әни белән сөйләштем, «сине тотмыйм» дип әйтте», – дип әйтеп салды.

Хуҗалыкта 3 үгез, 4 дуңгызыбыз бар. Хәрби операциягә тушенкалар ясап җибәрәбез. Октябрьдә үгез суеп, тагын тушенкалар ясыйсы бар. Хәзер инде әтиебезгә аерым әзерләячәкбез. Без аңа: «Син – Ватанны, без сине саклыйбыз», – дибез.

«Интертат» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Благовещенск шәһәреннән 29 бала атасы СВОга киткән
Благовещенск шәһәреннән 29 бала атасы СВОга киткән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: