Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының "Урал" залында барган Рива Галләмованың "Сәнгать осталары портретларда" күргәзмәсе күпләрнең күңеленә хуш килгән. Ачылышта тәбрикләүләр ирештереп, Рива ханымның туган ягы булган Чакмагыштан балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәләре матур җыр-моңнар башкардылар. Алар ансамбль булып килгәннәр. Күргәзмәдә тере музыка, аккордеон һәм синтезатор моңнары аеруча күңеллелек, тантана рухын булдырды.
"Кешенең хисләрен, эчке кичерешләрен чагылдырган, оста төшерелгән бу портретлар һичкемне битараф калдыра алмый", - дип фикерен әйтте композитор һәм җырчы Флёра Шәрипова.
Күргәзмәнең ачылышында танылган шагыйрә, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Дилә Булгакова, журналистика ветераны, БР атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре һәм язучы Халисә Рәйхан, һ.б. катнашты. Алар рәссамга матур теләкләрен әйттеләр, яңадан-яңа уңышлар теләделәр. Шулай ук күргәзмәдәге юрта эчендә Рива Галләмованың әти-әнисеннән кадерле ядкарьләр булып калган пластинкалар белән патифон, лампа, сәгать, аларның туй киемнәренә кадәр тәкъдим ителгән. Ә инде биредәге пыяла витриналарда рәссам нәселенең тарихы күрсәтелгән.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, күргәзмә 20 сентябрьгә хәтлем тамашачылар өчен ачык булачак.
«Өмет» өчен Юлай Низаев әзерләде.