"Уфалылар хәтерлидер, элек мондый кибет Октябрь проспектында иде. Ул кечкенә һәм тукталыштан еракта урнашкан иде. Хәзер Ленин урамының "кызыл линиясе"нә, иркенрәк бинага күчте кибет һәм форматны үзгәртте», — дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Кибетнең гомуми мәйданы-182,8 кв.м. Сәүдә залыннан тыш, биредә лекторий һәм уңайлы зона бар, анда тыныч кына китапларны карап чыгарга, басмалар белән танышырга мөмкин. Биредә З.Биишева исемендәге «Китап» башкорт нәшрияты, «Башкорт энциклопедиясе» нәшрияты, Русия нәшриятләре китаплары, башка төбәкләрнең милли әдәбияты, рус география һәм Русия хәрби-тарихи җәмгыяте китаплары сатыла.
"Без кибет өчен шәһәрнең тарихи үзәгендә махсус бина сайладык. Ленин урамы - чыннан да шәһәрнең иң кунакчыл урамы, биредә туристлар күп. Республика халкы өчен дә урын уңайлы. Ә кибетләрдә йөрергә яратмаучылар һәм безнең мәдәният белән якыннанрак танышырга теләгән башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең исләренә төшерәм, "Китап" нәшрияты китаплары маркетплейсларда сатыла», — дип белдерде Радий Фәрит улы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".