"Махсус хәрби операция зонасына илнең Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган якташларны озату чарасы узды. Кыю батыр якташларыбызга уңышлар һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телик!
Контракт буенча хезмәт итүгә бәйле барлык сораулар буенча Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8-(34778)-2-16-76 телефоны буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы буенча, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә 8-(34753)-2-13-34 номеры буенча мөрәҗәгать итегез. Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол ур., 47",—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.
Җиңү белән исән-сау кайтсын якташларыбыз.
Бу хакта "Балтач таңнары" сайтында хәбәр ителә.