Әлеге чарадан Башкортстан территориясендәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 (12) сыйныфларда белем алучы күпбалалы гаиләләрдәге балалар файдалана ала.
— Ташлама уку чорында Уфа, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Мәләүшә, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы һәм Яңавыл шәһәр маршрутларында 1 сентябрьдән 2025 елның 31 маена кадәр гамәлдә булачак, — дип сөйләде Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.
Фото: БР Хөкүмәте.