+7 °С
Ачык
Кушнаренко районында 24 августта IX тапкыр "Кушнаренконың виноград тәлгәше" дип аталган фольклор бәйрәм үтәчәк. Беренче мәртәбә, быел, республиканың башка районнары да катнашачак икән. Оештыручылар хәбәр итүенчә, 3 район катнашуын раслаган инде. Бәйрәмдә Кушнаренко районының Дүрт милли ишегалды кунакларны каршы ала һәм район үзәге мәйданын бизәячәк.
Гадәттәгечә, күңелле бәйрәм чарасы җыр-моңнар, дәртле биюләргә һәм бәйрәмнең төп символы булган виноградка бай булачак.