«Административ хокук бозулар турында Башкортстан Республикасы кодексының 7.3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» гы закон үз көченә керде, дип искәрттеләр республика парламенты матбугат хезмәтендә.
БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, авыл хуҗалыгы малларын контрольсез көтүгә каршы көрәш максатыннан, малларны көтү тәртибен бозган өчен закон тарафыннан штрафлар күләме арттырылган: гражданнар өчен – 2000 сумнан 4000 сумга кадәр, вазыйфа биләгән затлар өчен – 7000 сумнан 10 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен-20 000 сумнан 25 000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык күз уңында тотыла.
Кабат хокук бозган өчен штрафлар югарырак: гражданнар өчен – 4500 сумнан 5000 сумга кадәр, вазыйфа биләгән затлар өчен – 12 000 сумнан 15 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен – 30 000 сумнан 45 000 сумга кадәр.