Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2024, 16:18

Ишембай районында һәлак булган яугирләр истәлегенә мемориал ачылды

Ишембай районының Үрнәк авылында Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрендә һәлак булганнарга багышланган мемориал ачылды. Ул Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылган «Хәтер исән» хәйрия акциясе кысаларында төзелде

Ишембай районында һәлак булган яугирләр истәлегенә мемориал ачылды
Ишембай районында һәлак булган яугирләр истәлегенә мемориал ачылды

Истәлек һәйкәлен ачуда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Ишеевка авыл җирлеге авыллары халкы катнашты.

Республика Хөкүмәте Аппараты хезмәткәрләре Ишембай районы хакимияте белән берлектә, хәйрия акциясенә теләктәшлек күрсәттеләр һәм бер көнлек хезмәт хакларын Үрнәк, Карасевка авылларында һәм Шихан бистәсендә Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә мемориал салуга күчерделәр.

— Бу стелада 66 сугышчының исеме уеп язылган. Ничә еллар үтсә дә, аларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә сакланыр. Республика Хөкүмәте Аппараты, Ишембай районы администрациясе хезмәткәрләренә, төзүчеләргә һәм стела авторы Петр Григорьевка зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең илдә һәр гаиләнең туган илебезне саклаганда батырлык күрсәткән геройлары бар. Һәм без үткәннәрне хәтерлибез, безнең киләчәгебез бар. Әлеге инициатива бик актуаль һәм бөтен республика буенча Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен тәртипкә китерергә мөмкин, — дип билгеләп үтте вице-премьер. 

Фото: БР Хөкүмәте сайты

Ишембай районында һәлак булган яугирләр истәлегенә мемориал ачылды
Ишембай районында һәлак булган яугирләр истәлегенә мемориал ачылды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: