Башкортстанда 4 ел эчендә авыллардагы тренер-укытучыларга матди ярдәм күрсәтүгә 134 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Мондый социаль ярдәм чаралары 2020 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән "Авыл тренеры" республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
8 августта «Уфа-Арена» спорт комплексында физик культура һәм спорт хезмәткәрләре көне алдыннан семинар-киңәшмә узды. Чарада Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибуллин, оешма карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының физик культура һәм спорт идарәсе органнары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә кысаларында республикада «Авыл тренеры» һәм «Шәһәр тренеры» проектларын, спортны санлаштыру программаларын, шулай ук муниципаль берәмлекләр территориясендә физкультура-спорт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалды.