Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль , 00:45

Ерактагы якын кардәшләребез: Омск шәһәрендәге Альфира апабыз

Башкортстанның Бүздәк районындагы Канлы-Төркәй авылында туып-үскән Альфира Нәфыйкова хакында сүзем.

Ерактагы якын кардәшләребез: Омск шәһәрендәге Альфира апабыз
Ерактагы якын кардәшләребез: Омск шәһәрендәге Альфира апабыз

Ерак Себер якларына командировкага баргач, якташлар белән  дә очрашырга, аралашырга форсат табырга тырыштым. Аларның күбесе Башкортстаныбызның иң абруйлы һәм бик тә популяр булган «Өмет» гәзите сайтын карап баралар, андагы язмалардан туган якның җылысын да тоеп яшиләр хәтта.

Альфира Габделхак кызы яшьлегендә Томск шәһәрендә төпләнә. Гомере буена җаваплы эшләрдә, халык өчен мөһим хезмәтләр башкара. Моннан 12 ел элек исә Омск шәһәренә күченә.

Бүгенге көндә хөрмәтле якташыбыз балалар һәм оныклар шатлыкларына куанып гомер итә. Туган яклары белән дә элемтәне өзми, поезд һәм самолёт белән «ә» дигәнче кайтып та җитә.

Игелекле гомер йомгагын сүтүче якташыбызга исәнлек, сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телик, дуслар.

Ерактагы якын кардәшләребез: Омск шәһәрендәге Альфира апабыз
Ерактагы якын кардәшләребез: Омск шәһәрендәге Альфира апабыз
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: