Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 15:56

Бу район өчен су мәсьәләсе аеруча мөһим

Сәбәбе – табигать шартлары. 

https://glavarb.ru/
https://glavarb.ru/

Хәйбулла иң корылыклы районнарның берсе. Шулай булгач, биредә су белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча зур игътибар сорый.

“Хәйбулла районы территориясендә 14 авыл биләмәсе һәм 57 авыл бар, 42 авыл үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән”, – дип таныштырды район хакимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Билалов.

Аның әйтүенчә, район буенча суүткәргечләр челтәре 1970 еллар ахырында – 1980 еллар башында төзелгән. Климат шартларына бәйле, еш кына эчәр су проблемасы килеп туа: кайсыбер урыннарда ул җитми, кайсыберләрендә бөтенләй юк. Шуңа бу мәсьәләне хәл итү көн кадагында тора. Бу уңайдан соңгы елларда районда су белән тәэмин итү объектлары файдалануга тапшырылган. “Аларны төзү республика һәм федераль программалар кысаларында финансланды. Әйтик, Акъяр авылында насос станцияләре төзелде (бәясе якынча 90 миллион сум), Бүребай авылын су белән тәэмин итүнең 2нче чираты башкарылды (бәясе якынча 150 миллион сум). Әлеге объектлар районның ике иң эре авылын су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итте”, – диде Рөстәм Даут улы.

Районның авыл биләмәләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау һәм аларны салу, су җыю башняларын урнаштыру һәм ремонтлау өчен ел саен җирле бюджеттан акчалар бүленә. 2024 елда бу максатларга барлыгы 20 миллион сумга якын акча бүленгән.

Әйткәндәй, быел ел башында Радий Хәбиров Хәйбулла районына баргач, Акъяр авылындагы яңа суүткәргечне карады. Ул 2023 елда Республиканың адреслы инвестиция программасы кысаларында яңартылган.

Биредә инженерлык челтәрләрен һәм корылмаларны 1990нчы елларда төзегән булганнар. Авыл үскән саен халыкны су белән тәэмин итү өчен станциянең мөмкинлекләре җитми башлаган. Җәй айларында район үзәгенең бер өлеше сусыз кала торган булган. Төбәк җитәкчесе 2020 елның сентябрендә Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында суүткәргеч төзүне адреслы инвестиция программасына кертергә кушкан иде. Өстәмә насос станцияләре һәм 1 мең куб метрлык резервуар урнаштыруга, челтәрләрне яңартуга һәм бактерицид фильтрация системасын монтажлауга 86 миллион сум тотылган. Объектны 2023 елның ноябрендә файдалануга тапшыргач, урындагы халыкны эчәр су белән тәэмин итү мөмкинлеге арткан.

Радий Фәрит улы әйтүенчә, су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү авылларны үстерүдә беренчел бурычларның берсе булып тора.

– Эш сәфәрләре вакытында физкультура-сәламәтләндерү комплексы яки мәдәни объект төзү турында тәкъдимнәр булса, ә шул ук вакытта урындагы халыкның суы, җылылыгы, газы яисә электр уты булмаса, без беренче чиратта торак-коммуналь мәсьәләләрне хәл итәбез, – диде ул яңа суүткәргечне караганда.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: